news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свияжск утравында Хуҗа Насретдинның утызлап мәзәге уйналачак

"Свияжск АРТель" театр лабораториясе 8 – 18 август көннәрендә үтәчәк.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Драматург Илгиз Зәйниев Тимур Бикмамбетов соравы буенча язылган пьесага Хуҗа Насретдинның утызлап мәзәген керткән. Илгиз Зәйниев “Татар-информ” хәбәрчесенә "Свияжск АРТель" театр лабораториясендә куелачак спектакль эскизы өчен язылган пьесасы турында сөйләде.

“Хуҗа Насретдинның мәзәкләре чиста мәзәк кенә дә түгел, алар фәлсәфи. Миңа ул мәзәкләрне балачакта әтием кычкырып укый иде. Бигрәк тә кәкре каенга терәтү турындагы мәзәк хәтердә калган. Пьесаны рус телендә яздым. Тимур Бикмамбетов сюжет линиясен аңлатты. Кайбер үзенә ошаган мәзәкләрне дә җибәрде”, - диде Илгиз Зәйниев.

Тимур Бикмамбетов Илгиз Зәйниевка эскизларның икенче режиссеры булырга да тәкъдим иткән. Әмма яңарак кына “Әкият” татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнгән Илгиз Зәйниев, театрда эше күп булу сәбәпле, бу тәкъдимне кабул итә алмаган.

“Тимур артистларны сайлады. Алар инде икенче режиссер белән пьесаны укый башладылар”, - ди Илгиз Зәйниев. Спектакль эскизында Камал театрыннан Эмиль Талипов белән Искәндәр Хәйруллин катнаша. Хуҗа Насретдин ролендә – Эмиль Талипов. Сөйләшә торган Ишәк ролендә Казан яшь тамашачы театры артисты Нияз Зиннәтуллин. Эскизда “Анна Каренина” иммерсив спектакле актрисасы Юлия Маленкина да уйный.

  • "Свияжск АРТель" театр лабораториясе 8 – 18 август көннәрендә үтәчәк. Эскизларны Тимур Бекмамбетов, Игорь Волошин һәм Елизавета Стишовалар әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100