Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свияжск утрау-шәһәре йортларына үзәкләштерелгән зәңгәр ягулык килеп җитте
Шул уңайдан анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җирле халыкның куанычын уртаклашты
“Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды алдында йөкләмә алып, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ проектлап, 9744 метр гомуми озынлыкта газ торбасы сузган, газны торбаларга юнәлтү буенча 2 пункт салып куйган. Барлыгы 149 гамәлдәге объектка – монастырьларга, чиркәүләргә, коммуналь-хуҗалык биналарына, муниципаль һәм 95 торак йортка (аларда 114 фатир исәпләнә, 246 кеше яши) газ кертү буенча урам челтәрләре эшләнеп беткән. Болардан кала, тагын проектта булган 114 объектка газ китерелгән, шул исәптән аз катлы 73 торак йортка (аларда 152 фатир булачак), ТР Дәүләт музее һәм туризм объектларына, мәдәни-агарту биналарына, һөнәри техник һәм сәнгать училищелары комплексларына да. Әлеге иганәче Свияжскиның Иоанно-Предтечение һәм Успение монастырьлары территорияләрендә газ белән тәэмин ителеш челтәрләрен сузуны үз өстенә алган.
Шул вакыйга уңаеннан Свияжскига килгән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җирле халыкның куанычын уртаклашты, тарихи-мәдәни объектны торгызу һәм коммуникация челтәрләре үткәрү һ.б. күптөрле эшләр барышы белән танышып йөрде. Дәүләт делегациясен исә “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рифкат Кантюков, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Батин, Свияжск җирлеге үзидарәсе башлыгы Артем Силкин һ.б. рәсми кешеләр озатып йөрде.

Шул рәвешле, бүген Свияжск утрау-шәһәре тарихында тәүге тапкыр үзәкләштереп кертелгән газ шушында 36 ел буена психиатрия хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән, электрик, тракторист ирен моннан 10 ел элек җирләгән лаеклы ялдагы Екатерина Романовскаяның аш бүлмәсендә беренче булып яндырылды. Газ плитәсен һәм тотылган газны хисаплау приборын аңа җиңел кулдан “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте бүләк иткән һәм Катя әбекәй, олы кунаклар килешкә дип, газда беренче тапкыр коймак пешереп куйган. “Элек хастаханәдә эшләгәндә утынны эштән китереп бирә иделәр, хәзергәчә бик кыенлык белән ягарга утын таптым, шөкер, безне дә хәзер бәхет басты: инде утын табу, көл түгү мәшәкатьләре бетә болай булгач, йортым җылырак та, чистарак та булачак”, - дип елмая хуҗабикә.
Ишеге төбендә аны М.Шәймиев, Р.Моратов котлап, Р.Кантюков тышына “Яңарыш” фонды белән “Газпром” логотиплары төшерелгән һәм “Свияжск утрау-шәһәрен газлаштыру. 2010 елның 16 августы” дип язылган символик мәгънәгә ия озын шырпы кабы белән газ плитәсе паспортын тапшырды, плитәгә китерелгән газга да шундагы шырпыдан ут эленде. Шул рәвешле, газлаштыру буенча 2 ел элек башланган эшнең нәтиҗәләре бүген дәүләт күләмендә күрсәтерлек булды.
Очрашуның соңында газны торбаларга юнәлтү пункты янында үткәрелгән митингта ТР Дүәләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе М.Шәймиев Р.Кантюковка Рәхмәт хаты тапшырды. Свияжскилылар исеменнән чыгыш ясаган җирле мәктәп укытучысы утрау халкының тормышын җиңеләйтүгә өлеше кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Свияжск күренеше элеккегечә калсын иде, дип теләде. М.Шәймиев исә, биредә әле яңа мәктәп тә булачак, дип яшьләрне өметләндерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз