“Свияга” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар ял итәргә теләмәгән
Апаста урнашкан ял йорты өчен бүлеп бирелгән 162 юлламага ихтыяҗ зур түгел
(Апас, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Апаста урнашкан ял һәм сәламәтләндерү стационар лагереның беренче сменасында балаларның нишләптер ял итәселәре килмәгән. Бүлеп бирелгән 162 юлламага ихтыяҗ зур булмаган, дип хәбәр итә “Кайбицкие зори” хәбәрчеләре.
Башкарма комитетның яшьләр сәясәте, физик культурасы һәм спорт эшләре буенча бүлеге башлыгы Фәнил Гәрәфетдинов сүзләренә караганда, 20 июньнән “Свияга”га 54 мәктәп укучысы барырга җыена, 43 укучы профильле спорт лагеренда ял итәргә өметләнеп тора. Җитәкче фикеренчә, юлламаның ата-аналар тарафыннан түләнелергә тиешле өлеше (1317 сум), бәлки, алар өчен кыйммәтрәк тоелгандыр. Палаткалы лагерьларда ял итү өчен әлеге сумма 860 сум тәшкил итә. Әмма 10 көн буе палаткаларда ял итәргә теләк белдерүчеләр дә әлегә күзәтелмәгән.