news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свитов “Ак Барс” белән читтә узачак уеннарга бармаячак

Сәбәбе – казанлыларның капитаны җәрәхәт алган

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). "Ак Барс" капитаны Александр Свитов җәрәхәт алу сәбәпле, КХЛның даими чемпионатының якындагы уеннарында катнаша алмаячак. Бу хакта Казан хоккей клубының “В контакте” челтәрендәге рәсми төркеме хәбәр итә. 

“Ак Барс” капитаны 24 ноябрьдә узган “Барыс”ка каршы уенда кулын имгәткән иде. Уенның беренче минутында ук Свитов кунакларның сакчысы Дамир Рспаев белән тукмашып алды. Киләсе уенны “Ак Барс” 29 ноябрьдә Түбән Камада “Нефтехимик”ка каршы уздырачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot