Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Свей" фирмасының 12 ел төзелгән йортын файдалануга тапшыруга рөхсәт алынган
Биредә 146 өлешкә кереп торак төзүче күптән көткән фатирын алган
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казанда 2004 елда нигез ташы салынган йорт төзелеп беткә. Ул исә РФ Төзелеш министрлыгы карамагында иде. "Свей" фирмасы" ҖЧҖнең 146 фатирлы йорты файдалануга тапшырылган. Ул Бехтерев һәм З.Космодемьянская урамнары чатында урнашкан, биредә 146 өлешкә кереп торак төзүче күптән көткән фатирын алган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, өлешкә кереп күп фатирлы йортлар төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтүен башкару буенча дәүләт вәкаләтләре муниципаль берәмлекләргә тапшырылган. Агымдагы елның мартында Казанда Павлюхин урамы 2нче йорт адресы буенча 180 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, анда 180 кеше тораклы булган.
Казанда Кызыл Кокшай - Баруди урамнары очрашкан турыда урнашкан 276 фатирлы торак йортка ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе техник регламент һәм проект документларына туры килү хакында нәтиҗә биргән. Әлеге йорт буенча 236 өлешкә кереп торак төзүчене фатирлы итү өчен Казан каласы башкарма комитетына март азагына кадәр аны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирүне тәэмин итү зарур.
Чаллыда 58/02 торак йорт буенча төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. "Доступное жилье" торак-төзелеш коооперативы" ҖЧҖ ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кисәтүләрен бетерүне тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз