Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Светлана Захарова Татарстанның балалар омбудсмены булды
Светлана Захарова Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Әлеге карарны VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 13 утырышында кабул иттеләр.
Депутат, Социаль сәясәт буенча парламент комитеты рәисе Светлана Захарованы балалар омбудсмены итеп билгеләргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
«Миңа шундый зур вазифа ышанып тапшырулары зур дәрәҗә», – диде Захарова үзенең кандидатурасы өчен тавыш бирүдән соң.
Дәүләт Советы аның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, чөнки бу ике дәүләт вазифасын берьюлы алып бару законда каралмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз