news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Светлана Захарова Бөтендөнья балалар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

Светлана Захарова Бөтендөнья балалар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Бөтендөнья балалар көне уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

«Бүген, Бөтендөнья балалар көнендә, балалар тәрбияләүче һәм аларны яклау-саклаучы һәркемгә: ата-аналар, педагог, табиб, социаль, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм, гомумән, барча кешегә мөрәҗәгать итәсем килә.

Әлеге көн безгә балаларның иң нәзберек һәм бер үк вакытта җәмгыятебезнең иң кыйммәтле өлеше булып торуын искәртә. Бу көнне һәр баланы ярату, кайгырту белән имин мохиттә үстерү өчен нәрсәләр эшләп булуы турында уйланабыз.

Татарстан Республикасы балалар өчен уңайлы мохит булдыру буенча алдынгылыкта бара. Бездә балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча нәтиҗәле программалар эшләп килә, алар өчен кирәкле инфраструктура үстерелә, тормышта авыр хәлләрдә калучылары белән эшләүнең алдынгы алымнары гамәлгә кертелә.

Кадерле ата-аналар, бу көнне иң элек сезгә мөрәҗәгать итәсем килә! Балаларыбыз язмышы башлыча сезнең игътибар һәм кайгыртуга, сезнең җаваплы мөнәсәбәтегезгә бәйле.

Ата-ана зирәклеге, сабырлыгы һәм мәхәббәте –бик зур көч. Шуны истә тотыгыз: бер генә әйбер дә, хәтта иң кыйммәтлесе дә балага әти-әни игътибарын һәм җылысын алыштыра алмый.

Педагоглар, укытучы, табиб, социаль хезмәткәр, опека органнары хезмәткәрләренә – балалар сагында торучыларның һәммәсенә авыр хезмәтләре, күңел җылысын биреп эшләүләре өчен чиксез рәхмәт! Сез балачак дөньясын һәр көн саен иминрәк һәм бәхетлерәк итәргә тырышасыз.

Имин балачак – берсен-берсе ихтирам итеп яшәүче нык гаилә, сыйфатлы белем, мәдәни кыйммәтләр белән танышу, талантны ачу мөмкинлекләре булдыру. Шундый шартлар тудыру – безнең уртак бурыч ул.

Балаларны саклагыз! Һәрбер балага бәхетле булып үсәргә насыйп булсын!», – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot