Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Светлана Захарова Балаларны яклау көне белән котлады
Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова республика халкын Балаларны яклау көне белән тәбрик итте.
«Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм дуслар!
Сезне 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Бу якты бәйрәм безгә иң мөһим нәрсәне искә төшерә: һәр бала кайгыртуга, куркынычсызлыкка, сәламәтлеккә һәм бәхетле балачакка хокуклы.
Татарстан – үсеп килүче буынга төрле яклап үсеш өчен барлык шартлар тудырыла торган үзенчәлекле төбәк. Бездә төзекләндерелгән ишегаллары һәм мәктәпләр, иҗат өчен үзәкләр, спорт мәйданчыклары һәм яшүсмер киңлекләре, җәйге лагерьләр бар.
Балалы гаиләләрне яклауга, мәгариф, спорт, мәдәният, милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Болар барсы да Татарстанны балалар тормышы өчен чын мәгънәсендә уңайлы һәм дус урын итә.
Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларын аерым котлыйм. Сезнең алда мөһим һәм җаваплы этап: имтиханнар һәм киләчәк юлны сайлау. Сезгә сынауларны уңышлы узып, хыялыгызга адым ясауда ышаныч, игътибарны туплау һәм көч телим. Исегездә тотыгыз: сезнең яныгызда һәрвакыт ярдәмгә әзер булучы кадерле һәм якын кешеләрегез: укытучылар, дусларыгыз.
Кадерле дуслар! Иң күңелле вакыт – җәйге каникуллар башлана. Урамнарда, юлларда, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз.
Ял итү урыннарында балаларны караучысыз калдырмагыз, иҗтимагый киңлекләрдә үзеңне тоту кагыйләрен искә төшереп торыгыз.
Җәй куркынычсыз, имин булсын һәм балаларга шатлыклар, яңа ачышлар һәм казанышлар алып килсен.
Һәр бала һәрвакыт иң якын кешеләренең игътибар, мәхәббәт һәм кайгыртуы белән уратып алынсын», – диелә котлау текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз