news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Светлана Захарова: Балалар – гаилә, җәмгыять һәм дәүләт өчен иң кадерле хәзинә

Светлана Захарова: Балалар – гаилә, җәмгыять һәм дәүләт өчен иң кадерле хәзинә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова республика халкын Бөтендөнья балалар көне белән котлады.

«Балалар – гаилә, җәмгыять һәм дәүләт өчен иң кадерле хәзинә. Һәр бала яратылуга, кайгыртылуга, иминлеккә, белем алуга, сәламәтлек саклауга һәм үз талантын ачу мөмкинлегенә хокуклы», – диде ул.

Республикабызда бала хокукларын яклауга аеруча игътибар бирелә: бала үсеше өчен уңай һәм имин шартлар тудырыла, гаиләләргә, мәгариф һәм спорт, мәдәният һәм иҗат өлкәләрендә ярдәм күрсәтелә. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында балаларга якташларыбызның Туган илгә мәхәббәте, хезмәт сөючәнлеге, мәрхәмәте һәм үз бурычларына турылыклы булуы хакындагы кыйммәтләрне тапшыру аеруча мөһим.

«Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле балачак, тугъры дуслар, якты ачышлар һәм ышанычлы киләчәк телим. Яныгызда яраткан әти-әниләрегез, остазларыгыз һәм ярдәм кулы сузучылар һәрвакытта да булсын!» – дип өстәде Захарова.

Педагогларга, тәрбиячеләргә, табибларга, тренерларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм үзенең көч-куәтен кызганмыйча балалар белән эшләүчеләргә аерым рәхмәт белдерде.

«Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең игътибарыгыз, җылылык һәм сабырлыгыгыз баланың гомерлек бәхетенә нигез сала. Һәр йортта үзара аңлашу һәм ышаныч булсын, балалар ярату тоеп, бәхетле яшәсен!» – диде ул.

Котлау ахырында Светлана Захарова һәр баланың балачагы җылылык, игелек, хыялларга бай һәм зур мөмкинлекләр белән тулы булсын, дип төгәлләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot