Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Светлана Хәйбуллина Татарстан Фәннәр академиясенең чит илдәге яңа әгъзасы булды
Каррингтон һәм Траки Медоус көллиятләре профессоры, Невада штаты университеты ассистенты Светлана Хәйбуллина Татарстан Фәннәр академиясенең чит илдән яңа әгъзасы булды. Мондый карар академиянең гомуми утырышында кабул ителде.
«Светлана Хәйбуллина эшчәнлеге берничә төп юнәлешне үз эченә ала: трансляцион һәм персональләштерелгән медицина, йогышлы авырулар патогенезының молекуляр механизмнары һәм онкология авыруларының иммунопатогенезы», - дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге секретаре Альберт Ризванов.
Хәйбуллина Россия һәм халыкара проектларда актив катнаша, шулай ук Казан федераль университетының алдынгы дөньякүләм фәнни-мәгариф үзәкләре арасында конкурентлык сәләтен арттыру программасына үз өлешен кертте, дип өстәде Ризванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз