news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Светлана Вәлиуллина һәм Шамил Тарпищевка «Ел якташы» премиясе бирелде

Профессор, балаларга кичектергесез хирургия һәм травматология фәнни-тикшеренү институты директорының беренче урынбасары, Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Табиблар клубы әгъзасы Светлана Вәлиуллина һәм Россия Теннис федерациясе президенты, теннисчы һәм тренер, Совет һәм Россия спорты эшлеклесе Шамил Тарпищев «Ел якташы» IV премиясенә лаек булды.

Бүләкләү тантанасы Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Бу бүләк Мәскәүгә башка төбәктән күченгән кешеләргә төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен бирелә.

Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеген һәм Мәскәүдәге Татарстан якташларын тәкъдим итү нигезендә Светлана Вәлиуллина «Ел якташы» премиясенең «Медицина» номинациясендә, Шамил Тарпищев «Спорт» номинациясендә лауреат булды.

Шамил Тарпищев эшчәнлек дәверендә күп кенә талантлы спортчылар, шул исәптән Евгений Кафельников, Марат Сафин һәм Мария Шәрәпованы тәрбияләгән, Россия җыелма командасын дөньядагы иң көчлеләрнең берсе итте.

Чарада Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Фикус Мортазина катнашты.

Премияне Якташларның эшлекле клублары советы һәм Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасының Якташларның эшлекле клублары хезмәттәшлеген үстерү комитеты гамәлгә куя.

Бүләкләү тантанасы Россия якташлар җәмгыятьләре арасында төбәкара хезмәттәшлекнең икенче форумы кысаларында узды. Форум Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты ярдәме белән үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot