Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Светлана Ромашина синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры булды
РФ Спорт министрлыгы синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры вазифасына җиде тапкыр олимпия чемпионы һәм 21 тапкыр дөнья чемпионы Светлана Ромашинаны билгеләде. Команданың күпьеллык остазы Татьяна Покровская җыелма команда белән Россиянең су спорт төрләре федерациясе рәисе киңәшчесе ролендә эшен дәвам итәчәк.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе, РФнең атказанган тренеры Ольга Павлова бу карарны көтелгән дип атады.
«Светлана Ромашина – уникаль хезмәт сөючән кеше. Ул Татарстан өчен ят кеше түгел. Күп еллар дәвамында республикада Светлана Ромашина Кубогы уздырылды, ул алга таба Бөтенроссия турнирыннан халыкара турнирга әверелде. Ул бик күп мастер-класслар һәм автограф-сессияләр уздырды. Мин Светлана Ромашинаның барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Ул Россиядә синхрон йөзү буенча җиңү традицияләрен саклаячак һәм арттырачак кеше»,-дип билгеләп үтте «Татар-информ» журналисты белән әңгәмәдә Ольга Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз