news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Светлана Персова: Татарстан – ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүче төп мәдәни үзәк

Казанда узучы XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Светлана Персова Татарстанның ислам мәдәни мирасын саклау һәм үстерү стратегиясен тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республика ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итүдә илнең төп мәдәни-гуманитар төененә әверелде.

Персова үз чыгышында Татарстанның тарихи-мәдәни потенциалына тукталды. Ул Болгар, Биләр, Җүкәтау кебек объектларның мөселман цивилизациясе өчен генә түгел, бөтен Көнчыгыш Европа архитектурасы өчен дә уникаль үрнәкләр булып торуын билгеләп үтте. Доцент ассызыклаганча, Татарстанда ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән Болгар җирлеге – ислам дине 922 елда рәсми рәвештә кабул ителгән иң төньяк нокта.

Фәнни тикшеренүләргә таянып, Светлана Персова республиканың «тарихи-мәдәни каркасы» концепциясен тәкъдим итте. Бу система тарихи җирлекләрне, музей-тыюлыкларны һәм борынгы юлларны берләштергән туристик коридорлар булдыруны күздә тота. Төп проектларның берсе – Төньяк Европа белән Каспий-Азия бассейны халыклары арасында мәдәни һәм сәүдә алмашу магистрале булган «Бөек Идел юлы» халыкара туристик маршруты.

«Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасын саклау стратегиясендә ислам дөньясы белән бәйле сакраль һәм изге территорияләр, гореф-гадәтләр – тотрыклы территориаль үсеш өчен максималь кулланылырга тиешле зур потенциал буларак карала. Безнең максат – мирасны туристик инфраструктураның төп элементына әйләндерү», — дип аңлатты Татарстанның мирасын саклауның мөһимлеген Персова.

Моннан тыш, белгеч «Себер тракты» (Арча юлы) һәм «Оренбург тракты» (Ногай юлы) кебек федераль маршрутларны оештыру кирәклеген дә билгеләп үтте. Бу юллар Казан арты һәм Кама аръягындагы мөселман һәйкәлләрен, борынгы мәчетләрне һәм некропольләрне бер чылбырга бәйләргә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot