news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Светлана Моисеева: Казанда спортчылар дөнья чемпионаты программасын күрсәтәчәк

Чемпионат 28 май көнне Казанда старт ала.

Светлана Моисеева: Казанда спортчылар дөнья чемпионаты программасын күрсәтәчәк
архив

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Артур Шипилов). Суга сикерү буенча РФ җыелмасы баш тренеры Светлана Моисеева спортчыларны Россия чемпионатына әзерләү хакында сөйләде. Чемпионат 28 май көнне Казанда старт ала.

«Бүгенге көндә барлык спортчыларның да әзерлеге яхшы. Вак-төяк җәрәхәтләр бөтенесенең дә бар, әлбәттә. Чөнки бу – спорт. Илья Захаров акрынлап тернәкләнеп килә. Әлегә ул бик яхшы кондициядә түгел, әмма тырыша һәм планлаштырылган тәртиптә чыгыш ясаячак», - дип хәбәр итте Моисеева.

Җыелма команданың баш тренеры билгеләп үткәнчә, Россия җыелмасына эләгү өчен сайлап алу критерийларына туры килергә кирәк. Әгәр команданың элегрәк җәрәхәт алган лидерлары Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров начар чыгыш ясаса, җыелма команда составына кертелмәячәк. Россия чемпионаты барысын да үз урынына куячак.

«Спортчылар инде әзер программалар белән килде, алар төрле ярышларда чыгыш ясый. Шунлыктан Россия чемпионатындагы программаны дөнья чемпионатында да тәкъдим итәчәкләр. Суга сикерүдә яңа алымнар күрсәтелмәс дип уйлыйм», - диде Моисеева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100