news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Светлана Измайлова: Шәриф Камал әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итәргә кирәк

Светлана Измайлова: Шәриф Камал әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итәргә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» темасына оештырылган түгәрәк өстәлдә ТР Милли музее фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова Шәриф Камалның әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү тәкъдиме белән чыкты.

«Шәриф Камалның элекке басмаларының тиражларын карап чыктым. Хәзер чыккан китаплары белән чагыштырабыз икән, хәзер бик аз күләмдә басыла. Рус теленә тәрҗемә китапларын әйтеп тә тормыйм. Башка язучыларның иҗатлары белән дә шул ук хәл. Минемчә, бу әсәрләргә ихтыяҗ зур. Әлеге әсәрләр турында татар милләте генә түгел, рус милләте дә белергә тиеш, дип саныйм. Резолюция әзерләгәндә шушы пунктны да кертергә онытмассыз: язучыларыбызның мирасын дөнья халыклары телләрендә дә пропагандаларга кирәк», - диде ул.

Светлана Измайлова, рус милләтеннән булса да, русча укыса да, татар язучыларының бик күп әсәрләрен русчага тәрҗемәсен укып белгәнен әйтте. «Мәктәп программасына кермәсә дә, кызыксынып укый идем. Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлилләрнең нәрсә язганын аңлап үстем. Шәриф Камалның «Акчарлаклар»ын да укыдык. Миңа бәхет елмайгандыр, дип уйлыйм, чөнки һәр кеше дә бу әсәрләрне укып үскәндер дип әйтә алмыйм», - диде генераль директоры урынбасары.

«Шул ук Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәриф Камал әсәрләре советлар союзында яшәгән халыклар телләренә тәрҗемә ителеп чыккан булган бит. Алар хәзер тәрҗемә ителеп басыламы? Татар мәдәнияте язучылары, шагыйрьләре бик күп төрки халыклар өчен маяк булганнар. Бу мәсьәлә бүгенге көндә актуаль, дип уйлыйм», - диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100