news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Светлана Измайлова: Милли музей коллекциясендәге татар шәмаилләре аеруча популяр

Светлана Измайлова: Милли музей коллекциясендәге татар шәмаилләре аеруча популяр
Рамил Гали

Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова коллекциясендәге татар шәмаилләрен аеруча популяр дип атады.

Бүген Казан Кремле залларының берсендә Милли музее коллекциясеннән татар шәмаилләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 8-10 декабрьдә Казанда узучы «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кунакларына тәкъдим ителә. Бу чарада Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәрләрдән музей, архив, китапханә, белгечләре, галимнәр катнаша.

«Күргәзмәгә заманында Казан университеты профессоры Николай Катанов һәм Казан руханиләр академиясе профессоры Иван Покровский туплаган XIX азагы - XX гасыр башы шәмаилләре куелды. Алар Казанда нәшер ителгән. 1941 елда шәмаилләрне музейга Иван Покровский бүләк иткән», - диде Светлана Измайлова.

Күргәзмә узып йөри торган кечкенә залда оештырылу сәбәпле, анда нибары сигез шәмаилгә урын табылган. Аның каравы, Светлана Измайлова сүзләренчә, һәр полотно үзенчәлекле һәм матурлыгы, эчтәлеге белән аерылып тора.

«Безнең шәмаилләр коллекциясе зур. Монда аларның азы гына куелды. Бездә кәгазьдә басылган шәмаилләр дә, фольгага төшерелеп, пыяла белән капланганнары да, алтын җепләр белән чигелгәннәре дә, хәзерге заман рәссамнары ясаганнары да саклана. Без аларны ел дәвамында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан күп күрсәттек. Мәскәүдә дә берничә күргәзмә уздырдык. Милли музей коллекциясендәге татар шәмаилләре аеруча популяр», - диде Светлана Измайлова.

Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина «Татар-информ» хәбәрчесенә шәмаилләренең әһәмиятен аңлатты. «Шәмаилләр, икона кебек, табына торган әйбер түгел. Безнең борынгы бабайларыбыз риваятьләрне, гыйбрәтле сүзләрне, Коръәндәге хәдисләрне матур итеп шәмаилгә төшергән. Шәмаилләр мәдрәсәләрдә, өйләрдә эленеп торган. Алар белемне матур, зәвыклы итеп биргән, мөһим мәгълүматка игътибар юнәлдергән», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100