Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловскиның татар конгрессы рәисе Ринат Әскәров: Татар рухын ике телдә күтәрергә кирәк
Свердловск өлкәсе татар конгрессы рәисе Ринат Әскәров татар рухын татар һәм рус телләрендә күтәрергә кирәк, дигән фикерен әйтте.
«Мин шәһәрдә үстем, татар телен аңлыйм, әмма татарча сөйләшмим. Минем балалар да шундый, үзләренең татар булуларын белә, әмма телне белми. Гомумән, андый кешеләр бик күп. Татарлар турында федераль каналларда күрсәтелерлек әйбәт фильмнар төшерергә кирәк, чөнки яшьләр татар геройларын белми. Татар рухын татар телендә генә түгел, рус телендә дә күтәрергә кирәк», – диде ул Екатеринбургта узган түгәрәк өстәл барышында.
Аның сүзләренчә, татар геройларын интернет киңлекләрендә татар телендә күрсәтү дә нәтиҗәле түгел.
«Татарлар белән рус телендә дә эшләргә кирәк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз