news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә «Әс Сәләм» мәчетен ачу тантанасы булды

Свердловск өлкәсе Арамиль шәһәрендә «Әс Сәләм» мәчетен ачу тантанасы булды. Анда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Регина Мансурова да катнашты. 

«Әс-Сәлам» мәчете «Изге ил» мөселман оешмасы карамагында була. Мәчет нигезенә беренче ташны 2008 елның 26 сентябрендә салдылар. Мәчет 150 кешегә исәпләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче катта ирләр залы, ә икенчесендә хатын-кызлар залы урнашкан. Арамиль шәһәрендә мәчетне битараф булмаган кешеләрнең һәм мәхәллә кешеләренең хәйрия акчасына, гади гражданнарның көче һәм хезмәте белән төзегәннәр.

Мәчетнең гомуми мәйданы 288 кв. м тәшкил итә. «Әс-Сәләм» мәчете 15 елга якын төзелде. Аның төзелешендә йөзләгән кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot