Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловскиның Әрәкәй авылында «Яраткан моңнар» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында татар җырын башкаручыларның чираттагы «Яраткан моңнар» төбәкара бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Жюри карары буенча 2023 елда конкурсның гран-прие беркемгә дә бирелмәде. Башкортстаннан Миләүшә Хафизова, Серовтан Розалия Синцова, Әчет районыннан «Сандугач» фольклор ансамбле, Екатеринбургның Садовый бистәсеннән «Рябинушка» халык коллективы конкурс лауреатлары булды.
- Тулы исемлекне конгресс сайтыннан карарга була.
Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән 40тан артык гариза килгән. Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм Башкортстан республикаларын иҗади коллективлар һәм аерым башкаручылар, барлыгы 120дән артык кеше тәкъдим иткән.
Һәр башкаручы, иҗади коллектив өч мәҗбүри әсәр - «озын көй» татар халык җыры, татар композиторларының ретро-җырлары һәм катнашучы үзе сайлаган җыр (үзе язган җыр да мөмкин) башкарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз