news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскиның "Сардария" татар халык җыр һәм бию ансамбле 500 меңлек грантка ия булган

Бәйге Свердловск өлкәсе Мәдәният министрылыгы тарафыннан оештырылган.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Свердловскиның "Сардария" татар халык җыр һәм бию фольклор ансамбле өлкә министрлыгының 500 мең сумлык грантын откан. Бу хакта Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Бәйгенең сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, ярты гасырдан артык тарихы булган ансамбль икенче урынны яулаган. Конкурска 42 заявка җибәрелгән. 
 
  • "Сардария" ансамбле 1958 елда авыл укытучысы Сардария Нигәматова тарафыннан оештырыла. 1961, 1965 елларда коллектив Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотрларында лауреат исемен яулый.
  • 1974 елда ансамбль халык коллективы исемен ала. 2014 елда исә "Сардария"гә  "Россия Федерациясенең атказанган халык сәнгате коллективы" исеме бирелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100