news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскида пешекче булырга укучы студентлар Казанга аш-су серләрен өйрәнергә килгән

«Яшьләр уку йортындагы җиһазларны һәм мөмкинлекләрне күргәннән соң, «безнең техникумда да мондый мөмкинлекләр булса иде», дигән сүзләрен әйтте», - диде Флюра Абдуллина.

Свердловскида пешекче булырга укучы студентлар Казанга аш-су серләрен өйрәнергә килгән
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Свердловск өлкәсе Серов шәһәренең хезмәт күрсәтү һәм туклану техникумыннан пешекче, кондитер, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлегенә укучы студентлар килгән.

«Делегация Казан кооператив институтының Халыкара кунакчыллык мәктәбе эшчәнлеге белән дә танышты. Икмәк пешерү лабораториясе мөдире Игорь Мишечкин пешерү серләре белән уртаклашты. Яшьләр уку йортындагы җиһазларны һәм мөмкинлекләрне күргәннән соң, «безнең техникумда да мондый мөмкинлекләр булса иде», - дигән сүзләрен әйтте», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Студентларны хезмәт күрсәтү һәм туклану техникумының югары категорияле педагогы Розалия Разницина, «Чулпан» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге җитәкчесе Розалия Синцова алып килгән.

«Розалия ханым моңарчы да үзенең студентлары белән Татар мәдәнияте үзәгендә оештырылган конференциядә онлайн форматта катнашкан иде. Офлайн очрашу аларда зур тәэсирләр калдырды. Яшьләргә сайлаган һөнәрләрен үзләштерергә Казан кооператив институтында барлык мөмкинлекләр барлыгын җиткердем. Студентлар да безнең белән тәҗрибә уртаклашты», - диде ул.

Флюра Абдуллина Казан кооператив институтында продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру белгечлегеннән тыш, икътисадчы, менеджмент, юриспруденция, таможня эше һ.б. тормышта кирәкле белгечлекләргә укырга мөмкин икәнлеге турында сөйләгән.

«Кунаклар Татар мәдәният үзәге диварларына куелган рәссамнәр - Әлфия Нурхәмитова, Гөлсем Хаҗиева картиналарын карады. Сәүдәгәрләр музеендагы уникаль экспонатларны, фронтовик-шагыйрь Нәби Дәүли, «Батырлар аллеясе» экспозициясен күрде. Алда да хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштык», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100