news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскида укучылар татар шагыйрьләре әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйгедә ярышалар

Бәйге Татар поэзиясе көне кысаларында үткәрелә.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Свердловскида балалар һәм үсмерләр татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрен сәнгатьле уку буенча өлкә бәйгесендә катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйгенең максаты - татар халкы әдәби кыйммәтләрен пропагандалау, балалар һәм үсмерләр арасында татар әдәбиятына кызыксынуны арттыру.

Бәйге Татар поэзиясе көне кысаларында һәм шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 80 ел һәм танылган шагырь Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан үткәрелә.

Конкурс кысаларында катнашучыларга татар яки рус телләрендә сайлап алынган татар класигы, заманча авторларның әсәрләрен сәнгатьле башкарырга тәкъдим ителә.

Чыгышлар дәвамлылыгы 4 минуттан да артмаска тиеш.

Бәйгедә катнашучылар түбәндәге яшь категорияләрендә көч сынаша:

Кече төркем: 12 яшькә кадәр

Уртача төркем: 13-16 яшьлекләр төркеме

Өлкәннәр төркеме: 17 яшь һәм өлкәнрәкләр

Бәйге ике этапта үткәрелә: 14 марттан 20 апрельгә кадәр уздырыла – 10 апрельгә кадәр сайлап алу этабы, 22 апрельдә – йомгаклау этабы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100