news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловскида татар телен бушлай өйрәнү курслары эшли

Программа ике уку елына исәпләнгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршындагы «Каюм Насыйри институты»нда уку елы башланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Каюм Насыйри институты»нда татар телен өйрәтү бушлай алып барыла. Программа ике уку елына исәпләнгән. Беренче көнне үк курсларга 15 яшьтән 45 яшькә кадәрге 35 кеше язылган. Свердловск өлкәсенең күрше шәһәрләре - Березовская, Снежинск, Богдановичтан да килгәннәр.

Дәресләр шимбә көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак. Атнасына бер тапкыр Казан (Идел буе) федераль университеты укытучылары 19.00 сәгатьтән башлап онлайн-дәрес алып барачак. Курсларга язылу сентябрь ахырына кадәр дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot