news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловскида татар ашлары көне узачак

Ул танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 28 февралендә Свердловск өлкәсендә татар ашлары көне узачак.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, татар ашлары көне танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланачак.

Кичә, 13 гыйнварда, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында оештыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә татар кухнясы көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot