news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловскида Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иҗади кичә булды

Свердловскида Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иҗади кичә булды

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле консультанты Рифат Йосыпов «Йолдыз» татар һәм башкорт мәдәнияте ансамбленең Һәвәскәр сәнгать иҗаты халык коллективының концерт программасында катнашты. Ул бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган иде.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан сәхнәдә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рифат Йосыпов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм «Йолдыз» татар һәм башкорт мәдәнияте ансамбле» Халык коллективының өлкән төркеменә Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча даими вәкиллегенең Мактау грамотасы тапшырды. 

Шулай ук кичәдә катнашучыларны «Орджоникидзевский» мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Орлов сәламләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot