news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскида футбол буенча ачык турнир узачак

Чара Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Свердловскида «Рубин» футбол клубы призына футбол буенча ачык турнир узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Свердловск өлкәсенең физик культура һәм спорт министрлыгы һәм «Рубин» футбол клубы оештыра. Турнирны Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлау планлаштырыла.

Футбол буенча ачык турнирны 2009-2010 елларда туган балалар командалары арасында үткәрүне планлаштыралар. Хәзерге вакытта турнир нигезләмәсе расланган һәм таратылган.

Ярышлар 18-20 августта Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә  «Үзәк» стадионда узачак. 18 август көнне турнирны тантаналы ачу ниятләнә. Чара иртәнге сәгать унда башлана.

Оештыручылар бу вакытка эпидемиологик хәл тотрыклыланыр һәм футбол турниры барлык кагыйдәләр буенча узар дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100