news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскида Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү юбилее уңаеннан медальләр бирделәр

Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре мөфти Абдел-Коддус Ашарин һәм традицион конфессияләр вәкилләре һәм Свердловск өлкәсенең сәяси җитәкчелеге рәислегендә, бәйрәм парадын карауда һәм Кореченск хәрби-мемориаль комплексына чәчәк салуда катнашты.

Анда алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар рухына дога кылды. Моннан тыш, Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте вәкилләре сугыш ветераннары госпиталенең пациентлары янында булды, аларга тиз арада сәламәтләнүләрен һәм иминлек теләде. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр итә.

Алар шулай ук Екатеринбургның мөселман җәмгыяте аксакаллары – тыл хезмәтчәннәре янында булды.

Мөфти 90 яшьлек Рафил Идиатуллинга һәм 92 яшьлек Рәис Нуримановка Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан эшләнгән юбилей медальләре тапшырды. Ул аларга озын гомер, күтәренке рух һәм ныклы сәламәтлек теләде, туган илебез һәм Урал мөселманнары файдасына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100