news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловскида “Ак барс” хоккей клубы призына ярышларга әзерләнәләр

Турнир Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышлана.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 2 март көнне Красноуфимск шәһәрендә “Ак барс” хоккей клубы призына хоккей буенча өлкәкүләм турнир узачак. Бу хакта “Урал татарлары” сайты хәбәр итә.

Спорт ярышы Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышлана. Турнир Татарстан һәм Свердловск өлкәсе арасында 2014 елның 14 июнендә имзаланган сәүдә-икътисад, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәни һ.б. өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек итү буенча Килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.

Уеннар Красноуфимск шәһәренең “Центральный” спорт комплексында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot