news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловски өлкәсеннән Бөтендөнья татарлары Конгрессының IV съездына делегатлар сайланды

Свердловски өлкәсеннән Бөтендөнья татарлары Конгрессының IV съездына делегатлар сайланды

(Екатеринбург, 29 октябрь, «Татар-информ», Миңсылу Иэжгузина). 27 октябрьдә шәһәребенең “Югары Исеть” мәдәният һәм сәнгать сараеда Свердловск өлкәсе татарларының конференциясе узды.

Бу бик мөһим һәм шул ук вакытта катлаулы булган чараны оештыруны Свердловск өлкәсендәге берничә татар иҗтимагый оешмасы үз өстенә алган иде. Конференцияне уздыру өчен сентябрь аенда ук оештыру комитеты сайланылды һәм комитетның рәисе итеп Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Мөсәвир Әбрәр улы Хөсәенов билгеләнде. Оештыру эшләре бик катлаулы һәм четерекле булганлыктан, Мөсәвир Әбрәр улы Хөсәенов Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге Даими вәкиллегенә конференциягә хәзерлек эшләрен бергәләшеп башкару турында язылган үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. Комитет әгъзалары атнага бер, кайбер вакытларда, хәтта, ике тапкыр Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге бинасында җыелып, алда торган мәсьәләләрне кат-кат чиштеләр, ә ТРның Даими вәкиллек хезмәткәрләре конференцияне уздыруга, кулларыннан килгәнчә, төрле яклап ярдәм иттеләр. Булачак милли чарага өлкәбезнең барлык төбәкләренә дә хәбәр ителде, чакырулар җибәрелде.

Иртәнге тугыздан ук мәдәният сараеның ишекләре киң итеп ачылган иде инде. «Күгәрчен» балалар татар һәм башкорт фольклоры ансамбле дәртле биюләр һәм күңелле җырлар белән милләттәшләребезне каршы алды, фойеда Өлкә милли китапханә хезмәткәрләре тарафыннан татар китапларының кургәзмәсе оештырылган, шунда ук Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевның Свердловски өлкәсенә 2002нче елдагы визиты турында бәян ителгән «Татарстан «Яңа гасыр» телевидениесе тарафыннан әзерләнгән «ХХI гасырга күпер» исемле фильм күрсәтелә.

Өлкә татарларының конференциясен танылган спортчыбыз - СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган спорт эшлеклесе, нәфис гимнастика буенча РСФСРның һәм СССРның күп тапкырлар чемпионкасы булган Лилия Билал кызы Нәҗметдинова ачты. Лилия ханым конференциянең рәисе итеп Мөсәвир Әбрәр улы Хөсәеновны тәкъдим итте. Президиумның калган вәкилләре дә татар дөньясында танылган шәхесләр: Өлкә ветераннар советы рәисе Өлфәт ага Каюмов, Урал дәүләт консерваториясе ректоры Шәүкәт әфәнде Әмиров, Урал юридик акдемиясенең Хокук фәннәре институты директоры Марат әфәнде Саликов, Өлкә мөселманнары оешмасы рәисе мөфти Сибгатулла хәзрәт Сәйдуллин, Дегтярски шәһәреннән Социалистик Хезмәт Каһарманы Гәрәйша Дәүли улы Әбүбәкиров, өлкә татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөфхәт ага Надыйров, Өлкә Законнар чыгару палатасы депутаты Альберт әфәнде Абзалов, Екатеринбург шәһәр Думасы депутаты Рафаэль әфәнде Шихов.

Свердловски өлкә хакимияте исеменнән милләттәшләребезне өлкәнең Көнбатыш идарәсе җитәкчесе Алексей Викторович Шабаров сәламләде. Икенче булып чыгыш ясаган Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиле Равил Зөфәр улы Бикбов, 12-16 декабрьдә булачак Бөтендөнья татарлары конгрессының IV съездына оештыру комитетының бик зур ышанычлар баглавын ассызыклады. «IV съездга татар дөньясы бик зур өметләр баглый. Съездга кемнәрне сайлавыбыздан, аларның нинди эш алып баруларыннан алдагы елларда татар халкы өчен мөһим булган мәсьәләләрнең чишелеше хәл ителәчәк дип көтелә. Шуңа күрә һәр делегатны сайлаганда объектив рәвештә уйлап фикер йөртсәгез икән», - диде ул.

Конференциядә Казаннан махсус килгән Бөтендөнья татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Мәүләви улы Исхаков һәм Федераль милли-мәдәни мохтәрияте советы рәисе урынбасары Фәрит Язкәр улы Уразаев та катнашты.

Дамир Мәүләви улы Исхаков, делегатларны һәм кунакларны Бөтендөнья татарлары Конгрессы Башкарма комитеты исеменнән кайнар сәламләде һәм татар дөньясында бүгенге көндә булган проблемаларны чагылдырган доклад белән чыгыш ясады. Иҗтимагый оешма вәкилләре делегатларны ел дәвамында башкарган эшләре белән таныштырдылар һәм үз төбәкләреннән Бөтендөнья татарлары Конгрессының IV съездына делегатлыкка кандидатлар исемлеген тәкъдим иттеләр.

223 делегат һәм сиксәнгә якын кунак Бөтендөнья татар Конгрессының IV съездына Свердловски өлкәсеннән 12 кешене делегат итеп сайлады. Алар арасында төрле катлам кешеләре: татар галимнәре, яшьләр оешмасы җитәкчеләре, өлкә һәм шәһәр депутатлары, эшмәкәрләр, авыл һәм район хакимияте җитәкчеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм руханилар бар.

Конференция азагында конференция делегатларына Казаннан чакырылган җырчыбыз Рөстәм Асаев һәм Екатеринбург сәхнә йолдызлары катнашында оештырылган зур концерт тәкъдим ителде. Милли чара Екатеринбургтан ерак булмаган Югары Пышма шәһәрендә төзелгән «Бакыр» мәчетенә сәяхәт белән тәмамланды.

Узып киткән конференция күрсәткәнчә, өлкәнең көнбатыш төбәгендә татарлар күпләп яши. Өлкә конференциясенә дә нәкъ менә шул төбәкләрдән делегатлар оешкан төстә килгәннәр, ә төньяк төбәкләрдә яшәүче татарларны милли чараларда катнаштыру өчен әле бик күп көч түгәргә кирәктер, мөгаен.

12-16 декабрьдә булачак Бөтендөнья татарлары Конгрессының IV съездына якташларыбыз иң лаеклы һәм күренекле шәхесләрне делегат итеп сайлады. Ә без, аларның, үз чиратларында, халкыбыз алдында торган җитди мәсьәләрне чишүдә үзләреннән зур өлеш кертүләренә ышанып калабыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot