Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловски өлкәсендә «Татарстан — Яңа гасыр» тапшырулары югалып алды
Свердловски өлкәсендә «Татарстан — Яңа гасыр» тапшырулары югалып алды
(Екатеринбург, 4 ноябрь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсе авылларында һәм шәһәрләрендә узган ел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм татар эшмәкәрләре ярдәме белән «Татарстан — Яңа гасыр» (ТЯГ) телерадиокомпаниясе тапшыруларын карарга яраклаштырылган 42 спутник тәлинкә куелган иде. Хәллерәк татарлар үз йортларына да шундый ук комплектлар алып куйдылар.
Татарстан тапшыруларын өйдә карау бәхетенә өйрәнеп беткән татарларга сентябрь аенда спутник сигналының юкка чыгуы сәеррәк тоелды. Айга якын вакыт үткәч, вакытлыча гына сафтан чыгу дип уйлаучылар да шикләнә башлады. Спутник тәлинкәләр урнаштыру мәшәкатьләрен тулысынча үз өстенә алган Милли Медиа-холдинг җитәкчеләре исеменә сораулар ява башлады.
Ниһаять, айдан артык вакыт үткәч, Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге аркылы, «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчеләре спутник сигналның үзгәрүе турында хәбәр иттеләр. Бу очрактан кайберәүләрнең башына бик гадел сорау килде: Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе тапшыруларын һәр йортка җиткерү буенча тырышып йөргән иҗтимагый оешмаларның эше кемгә кирәк? ТЯГ җитәкчелеге бик битараф карый кебек тоелды бу эшкә. Хәзер үзгәртелгән сигналны 42 авыл я шәһәргә барып төзәтеп тә кайтасы бар бит әле. Ә бу инде өстәмә чыгымнар дигән сүз. Хәер, бу чыгымнарны тагын да үз өстенә Милли Медиа-холдинг җитәкчеләре алырга булдылар. Эшләгән эшне ахырына җиткерик, берьюлы антенналарның эшләү-эшләмәвен тикшерербез, халык карыймы икән, шунысын да белешербез, диделәр алар.
ТЯГ антенналарын тикшерү буенча сәфәр ноябрьнең икенче аенда булыр дип күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз