news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловски өлкәсе татар мәктәпләре арасында Бөтендөнья туган тел көне уцаеннан бьйге узды
Татарстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге Даими вәкиллеге татар мәктәпләрендә “Горурланам нәселебез белән, тамырларым киткән тирәнгә” дип аталган бәйге w
Скопировать ссылку
(Екатеринбург, 22 февраль, “Татар-информ”, Миңсылу Ижгузина). Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге “Татарстан-Урал” компаниясе белән берлектә гыйнвар аенда Гаилә елына һәм Бөтендөнья туган тел көненә багышлап, “Горурланам нәселебез белән, тамырларым киткән тирәнгә” дип аталган бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең төп максаты булып балаларда үз гаиләләренең тарихын өйрәнүгә кызыксындыру уяту, гаиләдә яшәүче шәхесләр белән горурлану, гаиләнең һәр кеше өчен дә таяныч булуын, тормышта иң мөһим роль уйнавын аңлату каралган иде. Бәйгедә өч номинация буенча көч сынашу каралды: тема буенча сочинение язу, әкият иҗат итү, яшь шагыйрь һәм шагыйрәләрнең каләм тибрәтү осталыгын барлау.
Даими вәкиллекнең гуманитар үзәге тарафыннан бәйгенең кагыйдәнамәсе әзерләнде һәм татар теле укытылган барча мәктәпләргә урыннарда җиткерелсен өчен район мәгариф бүлекләренә тиз арада хәбәр ителде. Алга китеп булса да әйтеп куясым килә, Түбән Сырга, Әртә район мәгариф бүлекләре татар мәктәпләре өчен белем буенча мондый көч сынашуга бик җитди карадылар булса кирәк: алар бездән хәбәр алу белән үз районнардагы һәр мәктәпкә бу бәйге турында җитештерергә ашыктылар. Кызганычка каршы, кайбер район мәгариф бүлекләрендә әллә мәктәпләргәме, әллә бәйгегәме, әллә безнең хатларыбыз үз эшләренә салкынрак караган чиновникларның кулына эләктеме, - күп кенә мәктәпләр бәйге турында кагыйдәнамәне вакытында ала алмыйча, куелган срокларга җитешмәделәр һәм бәйгедә катнаша алмадылар.
Бәйге беренче тапкыр үткәрелүгә карамастан, бу чарада егермедән артык бала катнашты. Әйтергә кирәк, тема, карап торуга бик гади генә кебек булып тоелса да, бәйгедә катнашучылардан нык эшчәнлек һәм иҗат чишмәләренең бик бай булуын таләп итә.
Мин, жюри әгъзасы буларак, балаларның эшләрен бик дикъкать белән укып чыктым. Иҗади эшләр,бер сүз белән генә әйткәндә, барысы да мактауга лаек. Чөнки һәр әсәрдә баланың үз карашы, үз иҗат җимеше чагыла, һәм иң мөһиме, һәр бала үз гаиләсе белән чын-чынлап горурлана.
Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик җиңелләрдән булмаса да, без бер сүздән беренче урынны Әҗегол мәктәбе 7 класс укучысы Руслан Хилязевка бирдек. Руслан үз нәселе турында бик киң, эчтәлекле итеп язган һәм хәтта җиде буынга чаклы шәҗәрә агачын да төзеп куйган. Икенче урында Акбаш мәктәбенең 7 класс укучысы Элиза Дәүләтова, өченче урынны үзара ике укучы: Акбаш мәктәбеннән 6 класс укучысы Чулпан Василова һәм Шәкүр мәктәбенең 11 класс укучысы Радик Хурамшин бүлештеләр
Әкиятләр номинациясендә беренче урынны Әртә-Шигер мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гөлназ Хатамова алды. Аның эше чыннан да бик уйлап язылган, кечкенә генә булуга карамастан, ул тормышка зурларча караш ташлаган.
Гаилә турында шигырьләр язучылар арасында да кискен көрәш барды. Әҗегол мәктәбенең 8 класс укучысы Руслан Хилязев бу бәйгедә дә җиңеп чыкты. Әртә-Шигер мәктәбеннән Флорида Мулланова икенче урында, өченче урынга Әҗегол мәктәбенең 7 класс укучысы Айгөл Ахунова лаек булды.
Иң беренче, шушындый акыллы, фикер йөртә белгән балалар тәрбияләгәннәре өчен Әҗегол мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфия ханым Хәсәновага һәм Светлана ханым Ахуновага, Акбаш мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә ханым Габдрахмановага, Әртә-Шигер мәктәбе укытучысы Газизә ханым Борһановага, Шәкүр мәктәбе директоры һәм татар теле укытучысы Асия ханым Гыйльмановага һәм бәйгедә катнашкан барлык балаларга, аларның укытучыларына күңелебезнең иң түреннән чыккан кайнар рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Якшәмбе мәктәпләреннән бәйгегә килгән эшләр турында да бер-ике сүз әйтеп китәсе килә. Дөресрәге бу балаларга һәм аларның укытучыларына аеруча зур рәхмәт. Чөнки урыс мәктәпләрендә белем алган балаларга татар телендә язма эшләр эшләү аеруча авыр. Первоуральск шәһәреннән Әлфия Фәйзуллина җибәргән эш аеруча мактауга лаек. Ул якшәмбе мәктәбендә дә укымый, рус мәктәбендә укыса да, үзлегеннән татарча өйрәнеп, бәйгедә катнашыр дәрәҗәдә белем туплаган. Афәрин, Әлфия! Ул киләчәктә Казанга барып, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, укытучы булырга җыена. Мондый тәвәккәллегең булганда, син чыннан да максатыңа ирешерсең дип уйлыйм. Югары Пышма якшәмбе мәктәбе укучылары өчен дә бәйгедә катнашу бик яхшы нәтиҗәләр бирде. Үзлегеннән татар телен өйрәнгән һәм якшәмбе мәктәпләрендә белем алган балалардан килгән эшләр арасында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Беренче урын Первоуральски шәһәре кызы Әлфия Фәйзуллинага, икенче һәм өченче урыннар Югары Пышма шәһәрендәге 1 санлы якшәмбе мәктәбе укучылары Эльвира Солтановага һәм Миләүшә Исмәгыйловага бирелде. Биредә эшләүче укытучылар Зәйтүнә ханым Нафикованы һәм Фая ханым Галиеваны зур уңышлары белән котлыйбыз.
Бәйгедә катнашучы барлык балалар да Татарстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм “Татарстан –Урал” компаниясе исеменнән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр, җиңүчеләрне дипломнар көтә.
“Туган телебезгә, кеше өчен бик көчле терәк булган гаилә темасына язылган иҗади эшләр бәйгесе тәмамланды. Киләчәктә дә ТР Даими вәкиллек хезмәткәрләре, район мәгариф бүлекләре белән бергәләп, балаларыбызны телебезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итүдә этәргеч булган иҗади эшләр тагын да оештырылып торса иде”, - ди Әртә-Шигер мәктәбе укытучысы Газизә ханым Борһанова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2