news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма һәм Екатеринбург шәһәрләрендә Мәүлид бәйрәме узачак

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма һәм Екатеринбург шәһәрләрендә Мәүлид бәйрәме узачак
Фото: «Екатеринбург татарлары – eka.tatar» сайты

Бүген, 2 сентябрьдә, Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәре Бакыр мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Катнашучыларны фильмнар карау, нәшидләр тыңлау һәм җылы аралашу көтә, дип хәбәр итә «Екатеринбург татарлары – eka.tatar» сайты.

Шулай ук хәбәрдә әйтелгәнчә, бәйрәм чаралары Екатеринбург шәһәрендә дә планлаштырылган.9 сентябрьдә барлык теләүчеләр Екатеринбургтагы Ризаэддин Фәхретдин исемендәге үзәктә җыелачак.

Бәйрәм чараларына керү ирекле.

Югары Пышма шәһәрендә узачак бәйрәмдә һәм Екатеринбургтагы чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot