news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең «Яшьлек» татар җыры ансамбле 75 еллыгын бәйрәм итә

9 апрельдә Свердловск өлкәсендә «Яшьлек» татар җыры ансамбле яңа программа тәкъдим итә. Ул коллективның 75 еллык юбилеена багышланган. Ансамбль белән Рафис Нигамадьянов җитәкчелек итә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Яшьлек» ансамбленең репертуарында Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов, Илгиз Закиров һ.б. татар композиторларының илледән артык җыры бар.

Аларның репертуарында татар халык җырлары аерым урын алып тора, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100