Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсенең Якшәмбе мәктәбе каникуллар вакытына эшен төгәлли
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
21 майда Свердловск өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә «Каюм Насыйри институты» Фәнни-мәгариф үзәге каршындагы якшәмбе мәктәбенең йомгаклау дәресләре булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Вәкиллек консультанты Регина Мансурова Свердловск өлкәсендә татар телен саклауга зур өлеш керткәне өчен «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем бирү үзәге методисты Алинә Хәйруллинага һәм «Яшен» яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштановка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Вәкиллек каршындагы Якшәмбе мәктәбе 1995 елдан бирле эшли, курслар «Каюм Насыйри институты» Фәнни-мәгариф үзәге ачылганнан бирле, 2015 елның 25 декабреннән бирле уздырыла.
«Каюм Насыйри» үзәге ТР вәкиллегендә, Сакко һәм Ванцетти урамы, 24 адресы буенча урнашкан. Хәзерге вакытта бина ремонт-реставрация эшләрен башкару өчен ябылган. Свердловск Төбәк татар яшьләренең «Яшен» – Урал татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов тәкъдиме буенча Татар мәдәни үзәге базасында курслар оештыру турында уртак карар кабул ителә.
Якшәмбе мәктәбенең эше сентябрь аеннан кабат башлана. Төгәлрәк мәгълүмат Татарстанның Даими вәкиллеге сайтында урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз