news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсенең Шөкер авылында «Ел укучысы» бәйгесе узды

Свердловск өлкәсенең Шөкер авылында «Ел укучысы» бәйгесе узды
Фото: tatar-congress.org

26 майда Свердловск өлкәсенең Шөкер авылындагы «Мирас» белем бирү үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның «Ел укучысы» беренче өлкә конкурсы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мирас» белем бирү үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Илүзә Аптрахманова конкурсның идея ягыннан рухландыручысы һәм оештыручысы булды.

Конкурста барлыгы 11 укучы катнашты.

Бәйгедә катнашучылар үзләре, гаиләләре, мавыгулары һәм уңышлары турында видеоролик әзерләп килергә тиеш иде. Конкурс сынаулары вакытында алар иҗади номерлар әзерләде.

Алдагы сынауда бәйгедә катнашучылар төрле сорауларга җавап бирде.

«Мирас» белем бирү үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең VII сыйныф укучысы Рената Әхмәтгәрәева конкурс нәтиҗәләре буенча «Ел укучысы» Гран-при дипломына лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot