Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә «Без - Урал татарлары» фестивалендә 150 кеше катнашты
2024 елның 20 апрелендә Серовтагы «Надеждинский» мәдәният йортында «Без - Урал татарлары» IV ачык фестиваль-конкурсы югары дәрәҗәдә узды. Анда төрле номинацияләрдә һәм яшь категорияләрендә 150дән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә ТРның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.
Катнашучылар Төньяк идарә округы булган Лесной, Түбән Тура, Югары Тура, Карпинск, Краснотурьинск, Серов шәһәрләреннән килделәр, шулай ук Советский һәм Югорск ( ХМАО-Югра) шәһәрләреннән татар коллективлары вәкилләре катнашты.
Мәдәният сараеның зур залында жюри игътибарына татар һәм башкорт мәдәниятенең иҗади номерлары тәкъдим ителде. Бер үк вакытта фойеда халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшләде. Аерым залда татар милли аш-суының зур фестивале узды.
Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина фестиваль эшендә конкурс комиссиясе рәисе вазифасында булды, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз