news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Садовый бистәсендә шагыйрә Илсөяр Биккулованың иҗат кичәсе булды

21 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Садовый бистәсендә шагыйрә Илсөяр Биккулованың юбилее уңаеннан «Картлыгымда шатлыгым» дип аталган иҗат кичәсе булды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә бик җылы, дустанә шартларда узды. Концертка күпсанлы кунаклар, шулай ук шагыйрәнең дуслары һәм якыннары килгән иде. Алар Илсөяр Касыйм кызын тормышындагы мөһим вакыйга белән котлады һәм кичәдән бай хис-кичерешләр алды.

Иҗат кичәсендә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов та катнашты, ул сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады һәм Илсөяр Биккуловага Свердловск өлкәсендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеш керткәне өчен һәм юбилее уңаеннан вәкиллекнең Мактау грамотасын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100