news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсенең Октябрьский бистәсендә «Нур» мәчете ачылганга 20 ел булды

Свердловск өлкәсенең Октябрьский бистәсендә «Нур» мәчете ачылганга 20 ел булды
Фото: https://tatur.tatarstan.ru

Свердловск өлкәсе Октябрьский бистәсендә «Нур» мәчетенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Округ башлыгы Дмитрий Нисковских, Урал мөхтәсибәте рәисе Артур хәзрәт Мөхетдинов мөһим вакыйга белән котларга килде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле киңәшчесе Фәвия Сафиуллина чарага килүчеләрне Татарстанның өлкәдәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов исеменнән котлады һәм халыкның рухи үсешенең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Нур» мөселманнарның дини оешмасы рәисе, мәчет төзү инициаторы Хәкимҗан хәзрәт Хәкимов халыкны шулай ук мәчетнең юбилее белән котлады, бу вакытта гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйләде. Аннары күмәк намаз укыдылар һәм бәйрәм табыны артына җыелдылар.

Октябрьский мәчете 2004 елда төзелде. Төзелештә имам Хәкимҗан Шәрипов актив катнашты. Аның сүзләренчә, төзелеш 7 ел барган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot