news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә милли музей ачылды

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә милли музей ачылды
https://tatur.tatarstan.ru

19 февральдә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә «Милли йорт» музее ачылды. Музейда көнкүреш әйберләре, киемнәр, кирәк-яраклар, китаплар, журналлар тәкъдим ителгән. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музейны ачу тантанасында Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Березовский шәһәр округы башлыгы Евгений Писцов, Березовский шәһәр округы Думасы Рәисе Алексей Горевой, «Березовский рудник» ҖЧҖ генераль директоры Фәрит Нәбиуллин, Свердловск өлкәсе мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте җитәкчесе Рәдифулла хәзрәт Гыйндуллин, «Курай» ансамбле, Березовский шәһәренең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Татарстанның Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов музейга татар телендәге китаплар тапшырды.

«Милли йорт» музее Березовский шәһәренең Маяковский урамындагы 3-а йортында урнашкан, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100