news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылындагы гармунчылар бәйгесендә 43 коллектив катнашты

Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылындагы гармунчылар бәйгесендә 43 коллектив катнашты
Фото: © Рәмис Латыйпов / «Татар-информ»

Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылы мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар» төбәкара фестивалендә Свердловск, Чиләбе, Төмән өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстаннан 43 коллектив - барлыгы 170 кеше катнашты. Фестивальнең йомгаклау концертына Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге инициативасы белән килгән язучылар - Камил Кәримов һәм Ләбиб Лерон, «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та чакырылган иде.

Әрәкәйдәге фестивальгә килгән коллективлар уен кораллары төрлелеге белән кунакларны гаҗәпкә калдырды. Чыгыш ясаучылар баян, аккордеон, төрле гармуннар, кубыз, курай, думбра, флейта, мандолина, скрипкалар гына түгел, хәтта кисәү агачы, соскы кебек уен кораллары белән дә чыгыш ясадылар.

«Гала-концерт өметләрне үтеп китеп аклады. Төрле этник төркемнәргә караган татарларның үзенчәлекле, классик, заманча репертуарларын югары дәрәҗәдә башкаруы тамашачыларны битараф калдырмады. Зал алкышлардан бер шартлады, бер тыңлар өчен тынып калды. Шушы бөек халык мәдәниятенә катнашым булуны хис итеп, үземнең дә күзләрем яшьләнде. Мондый очрашулар өчен яшисе, иҗат итәсе, киләчәк буынны халык мәдәнияте үрнәкләрендә тәрбиялисе килә», - диде мәдәният йортының директоры, бу фестивальнең оештыручысы, авылдагы «Сәрдәрия» ансамбленең җитәкчесе Салават Гобәев.

Авыл мәдәният йорты булуга карамастан, Әрәкәй мәдәният йортында елына уннан артык төбәкара бәйгеләр, семинарлар һәм башка төрле чаралар уза.

Шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон концертка килгән тамашачыларга шигырьләрен укыды һәм гореф-гадәтләрне саклау кирәклеге хакында сөйләде.

Камил Кәримов «Уйнагыз, гармуннар!» дигәч, мин сискәнеп киттем», дип сүз башлады һәм Илһам Шакиров һәм Рөстәм Вәлиев белән Ноябрьск шәһәренә барганда килеп чыккан очракны сөйләде. Концерт төркеме билетсыз аэропортта кала һәм бары тик гармунчы, Илһам Шакиров исеме белән генә алар билет юнәлтеп кайталар. «Гармун булганда, Илһам Шакиров булганда, без яшибез!» - диде Камил Кәримов.

«Безнең йөрүебезнең төп максаты - татар балаларын укуга тарту. Менә шушындый конкурслар булганда, шундый шәхесләр булганда, татар милләте югалмас. Кайвакыт пессимизм белән бетәбез дип әйтәбез, әмма минемчә, татар бар, булган һәм булачак. Без барбыз!» - диде Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиленең урынбасары Фәвия Сафиуллина.

Чиләбе өлкәсе Арслан авылыннан килгән «Ләйсән» ансамбленнән Роза Мөхәрәмова һәм Луиза Хәсбиуллана чалгы, соскы, кисәү агачы белән уйнап һәм җырлап та күрсәтте. Аларның милли киемнәре үзенчәлекле, мәсәлән, алар йон оекбаш һәм галош киеп чыгыш ясыйлар. «Мондый киемдә бездә һәм Әрәкәйдә генә чыгыш ясыйлар. Бу - безнең стиль», - диде алар һәм үзләренең борынгы көйләрен уйнап-җырлап күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100