news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды

21 октябрьдә Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексы муниципаль мәдәният учреждениесе базасында милли уен коралларында башкаручыларның төбәкара «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды.

Конкурс милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү һәм милли мәдәниятне, телне, традицияләрне саклау, милли мирасны баету һәм популярлаштыруның киң җәмәгатьчелек ихтыяҗын аңлату, яңа исемнәрне ачыклау һәм талантлы, үзенчәлекле музыкаль сәләтләргә ярдәм итү максатларында үткәрелә.

Жюри составында легендар гармунчы, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Туймазы шәһәре, Башкортстан Республикасы, виртуоз баянчы, Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Наил Сәгъдиев, виртуоз гармунчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Ринат Мөхетдинов булды.

Конкурста Россия Федерациясенең 6 төбәгеннән вәкилләр катнашты: Башкортстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Пермь крае, Чиләбе өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100