Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсенең Аракай авылында мөнәҗәтләр һәм бәетләр төбәкара конкурсы узды
Свердловск өлкәсенең Аракай авылы Милли мәдәният үзәгендә беренче тапкыр «Илаһи моң» мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкаручылар төбәкара конкурсы үткәрелгән. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.
Аракайда бу конкурсны үткәрү идеясе соңгы ун елда уйланылган: моның өчен фольклор-этнографик экспедицияләр үткәрелгән, этнографик материаллар тупланган. Шуннан соң бәйгенең нигезләмәсе әзерләнгән, номинацияләр һәм катнашу шартлары уйланылган, конкурсның форматы билгеләнгән.
Конкурста Свердловск, Чиләбе, Омск өлкәләреннән һәм Пермь краеннан ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр катнашкан.
Бәйгенең төп максаты — халык авыз иҗатын, рухи мирас үрнәкләрен саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру.
Конкурс чыгышларын караганнан соң Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсеннән килгән галимнәр, белгечләр, шулай ук Екатеринбургтан махсус килгән кунаклар катнашында түгәрәк өстәл оештырылган.
Жюри әгъзаларының уртак карары нигезендә, бәйгенең Гран-при иясе итеп Омск өлкәсеннән Людмила Бәширова сайланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз