news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендәге Полевской шәһәрендә беренче мәчет ачылды

Свердловск өлкәсендәге Полевской шәһәрендә беренче мәчет ачылды
Фото: tatar-congress.org

Бүген Свердловск өлкәсендәге Полевской шәһәрендә беренче мәчет ачыла. «Әниләр» исемле Җәмигъ мәчете шәһәрнең төньяк өлешендә урнашкан. Аның төзелеше 2022 елда башланган. 2024 елның июль аенда мәчетнең 20 метрлы манарасы урнаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет төзелешенә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Свердловск өлкәсе җитәкчелеге, шәһәр предприятиеләре, шулай ук Полевской шәһәрендә яшәүче очучы, Россия Герое, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасе Дамир Йосыпов зур ярдәм күрсәткән.

Мәчет ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Ачылыш алдыннан Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсе вице-губернаторы Василий Козлов һәм Дамир Йосыпов белән очрашты. Әңгәмә барышында аңа җирле татар җәмгыятенең рухи тормышы, мәчет төзелеше тарихы һәм әлеге проектка күрсәтелгән ярдәм турында сөйләделәр.

Тантаналы ачылышта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рәдифулла хәзрәт Гыйндуллин, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаев катнаша.

Шулай ук тантанага Россиянең күп кенә төбәкләреннән имамнар, җәмәгать эшлеклеләре, мәчет төзелешенә үз өлешен керткән эшмәкәрләр һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелган.

«Әниләр» Җәмигъ мәчетенең ачылуы Полевской татар җәмгыятенең һәм тулаем төбәкнең рухи тормышында мөһим вакыйга булып тора, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot