news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә «Яшьлек» татар җыры коллективының хисап концерты булды

Свердловск өлкәсендә «Яшьлек» татар җыры коллективының хисап концерты булды
Фото: https://tatur.tatarstan.ru

26 апрельдә Свердловск өлкәсе халык иҗаты сараенда «Яшьлек» татар җыры коллективының хисап концерты узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге исеменнән коллективны Татарстан Республикасы Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина котлаган. Ул коллектив җитәкчесе Рәфис Нигъмәтҗанов җыр иҗатын пропагандалауга, Свердловск өлкәсе территориясендә татар халкының мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100