Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә «Яраткан моңнар» татар җыры бәйгесенең 35 еллыгы билгеләп үтелде
2026 елның 21 ноябрендә Свердловск өлкәсенең Аракай авылында «Яраткан моңнар» регионара татар җыры бәйгесе узды. Төбәктә татар халык иҗатының иң борынгы һәм абруйлы проектларының берсе булган әлеге бәйге үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул төрле буын вәкилләрен берләштереп, тамашачыларга милли мәдәният бәйрәме бүләк итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең тарихы 1991 елда башлана. Ул Свердловск шәһәренең татар активистлары һәм Тагир Солтанов җитәкчелегендәге «Мирас» өлкә татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге инициативасы белән оештырыла. Проектка Элеонора Комарова җитәкчелегендәге Өлкә халык иҗаты үзәге дә ярдәм күрсәтә.
2014 елдан башлап бәйге Аракай авылындагы Милли мәдәни комплекста даими үткәрелә башлый һәм регионара дәрәҗәгә күтәрелә. Еллар дәвамында ул татар музыкаль мирасын саклау һәм популярлаштыруның мөһим мәйданчыгына әверелде.
Бәйгенең үзенчәлеге — башкару осталыгына һәм милли җыр сәнгатен белүгә куелган югары таләпләрдә. Катнашучылар өч әсәр башкарырга тиеш: музыкаль озату булмаган озын көй, 1930–1980 елларда киң таралган ретро җыр һәм үзләре сайлаган өченче әсәр.
Бәйгедә яшь чикләүләре юк. Быел иң яшь катнашучы — Алапаевск шәһәреннән Екатерина Гусевага 16 яшь. Милләте буенча ул рус кызы, әмма татар мәдәниятен өйрәнә һәм татар җырларын яратып башкара.
Иң өлкән катнашучы — Шакир Губаевка 81 яшь. Ул җырчы гына түгел, шигырьләр һәм көйләр дә иҗат итә, акварель белән рәсем ясый, «Сардария» ансамблендә чыгыш ясый. Ике катнашучы да махсус призлар дипломнарына лаек булды.
Гала-концерт бәйгенең тарихы һәм аның әһәмияте турында сөйләүче видеопролог белән башланып китте.
Сәхнәдә солистларның һәм иҗат коллективларының чыгышлары төрле елларда жюри составында эшләгән күренекле сәнгать әһелләренең видеокотлаулары белән үрелеп барды. Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина һәм Резедә Төхвәтуллина, Россиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров бәйгенең юбилее уңаеннан үз котлауларын юлладылар.
Жюри рәисе булып эшләгән легендар Хәмдүнә Тимергалиева да җылы сүзләр белән искә алынды. Татарстан Республикасыннан юбилейга махсус иҗади бүләк булып Казаннан килгән Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның чыгышы яңгырады.
Юбилей бәйрәме татар җырының бүген дә яшәвен, буыннарны берләштерүен һәм тыңлаучылар күңеленә юл табуын тагын бер кат раслады. Ялкынлы чыгышлардан соң зал көчле алкышларга күмелде, ә музыкаль озатусыз башкарылган озын көйләр яңгыраганда тамашачылар тын калды. Мондый мизгелләрдә милли музыкаль традициянең тирәнлеге һәм рухи көче аеруча нык сизелде.
35 ел эчендә «Яраткан моңнар» бәйгесе Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләгән үзешчән башкаручыга зур сәхнәгә юл ачты. Аларның күбесе Урта Уралның танылган сәнгать әһелләренә әверелде, мактаулы исемнәргә лаек булды һәм тамашачылар мәхәббәтен яулады.
Әмма бәйгенең төп кыйммәте катнашучыларның иҗади уңышларында гына түгел. Өч ярым дистә ел дәвамында ул туган телне һәм мәдәниятне сакларга, милли җыр мирасын яшь буынга тапшырырга, татар җырын ихлас яраткан кешеләрне берләштерергә ярдәм итә.
«Яраткан моңнар» — инде гади бәйге генә түгел, ә үткәннәрнең традицияләрен кадерләп саклаучы һәм яңа иҗади исемнәрне ачучы милли мәдәниятнең тере тарихы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз