news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә янгыннар аркасында күп машина катнашында юл һәлакәте булган

Свердловск өлкәсендә төтен аркасында тугыздан артык машина юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта «РИА Новости» Свердловск ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Якынча мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтенә тугыздан артык транспорт чарасы юлыккан. Машиналар уң рәттә бәрелешкән. Кешеләр зыян күрмәгән», – диелә хәбәрдә.

Идарәдә хәбәр итүләренчә, күпләп машина катнашындагы авариянең сәбәбе – начар күрү шартларында дистанцияне үтәмәү, аңа янгыннарның төтене сәбәп булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, тәүлек эчендә төбәктә 12 табигый янгын сүндерелгән, тагын 12се чикләп алынган. 32 янгын әлегә сүндерелмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot