Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә «Тылсымлы театр» татар һәм башкорт үзешчән театр фестивале узды
Свердловск өлкәсе Красноуфимск шәһәр округында VII «Тылсымлы театр» татар һәм башкорт үзешчән театр сәнгате фестивале узган. Чарада Свердловск өлкәсенең сигез үзешчән татар театр коллективы катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Фестивальне оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы даими вәкиллеге ярдәм күрсәткән. Чара кунаклары арасында ТР даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов та булган. Ул барлык катнашучыларны һәм кунакларны сәламләгән.
Рифат Йосыпов катнашучыларга һәм оештыручыларга Татарстан Республикасы даими вәкиллеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырган.
Фестиваль татар һәм башкорт иҗат коллективларын берләштерде, Свердловск өлкәсе территориясендә татар һәм башкорт театр сәнгатен саклауга һәм үстерүгә саллы өлеш кертте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз