news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә «Туган тел тантанасы» ачык марафоны җиңүчеләре бүләкләнде

Свердловск өлкәсендә «Туган тел тантанасы» ачык марафоны җиңүчеләре бүләкләнде
https://tatur.tatarstan.ru/

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Туган тел тантанасы» Ачык марафонының йомгаклау этабы булды. Марафон Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Бәйге «Эссе» («Туган як», «Туган тел», «Минем гаиләм», «Гаиләм шәҗәрәсе») һәм «Татар телендә шигърият һәм проза» номинацияләрендә узды. Йомгаклау этабында Свердловск өлкәсенең «Ярдәм» татар һәм башкорт мәдәниятен үстерүгә ярдәм» төбәк иҗтимагый оешмасының президенты А.И.Мөхәммәтнуров җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм Екатеринбург Океанариумына юллама тапшырды. Бу хакта Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче этапта «Туган телем иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем» дип исемләнгән Татар язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләреннән өзекләр уку бәйгесе узды. Ул Туган тел көненә (2022 елның 1 гыйнварыннан 21 февральгә кадәр) багышланды. Катнашучыларга татар телендә үзләре сайлаган әсәрдән һәм эсседан өзек укырга тәкъдим ителде.

Икенче этапта «Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын» дип аталган Габдулла Тукай укулары (2022 елның 2 мартыннан 22 апреленә кадәр) узды. Бәйгедә яшь төркемнәре ( 1-4 сыйныф, 5-8 сыйныф, 9-11 сыйныф) буенча урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.

Өченче этапта Халыкара әдәби укулар кысаларында «Җәлил укулары» (2022 елның 6 ноябреннән 6 декабрьгә кадәр) булды. Дүртенче этапта конкурска йомгак  ясадылар (2022 елның 12-21 декабрь).

Конкурсны Свердловск өлкәсенең «Ярдәм» татар һәм башкорт мәдәниятен үстерүгә ярдәм» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Ул Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә үткәрелде.

Татарстанның Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов халыкара, төбәкара һәм өлкә чараларында актив катнашкан педагогларга һәм укучыларга Вәкиллекнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Марафонда катнашучыларны шулай ук «Екатеринбург татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Владислав Яхин сәламләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100