news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә «Театрда кунакта» театр коллективлары фестивале узган

Свердловск өлкәсендә «Театрда кунакта» театр коллективлары фестивале узган
Фото: tatur.tatarstan.ru

13 ноябрьдә Арти муниципаль округының Әҗегол авылында III «Театрда кунакта» театр коллективлары ачык төбәк фестиваль-конкурсы тәмамланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Әҗегол авылы мәдәният йортында татар театр сәнгате бәйрәме узды, анда төбәкнең төрле почмакларыннан килгән талантлы коллективлар катнашты. Жюри әгъзаларына татар телендә милли мәдәниятнең байлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтүче 10 спектакль тәкъдим ителде.

«Театрда кунакта» фестиваленең маесаты – баланың шәхесен тәрбияләү һәм үстерү өчен уңай шартлар булдыру, үсеп килүче буынны Туган илнең рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре, шулай ук татар мәдәнияте һәм сәнгатенең хәзинәләре белән таныштыру, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot