news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре башлана

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре башлана
Фото: https://tatur.tatarstan.ru

5 апрельдә Екатеринбургның «Дом Кино» кинотеатры Зур залында Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәренең тантаналы ачылышы була. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында язучы Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» әсәрләре буенча төшерелгән «823нче километр» фильмы күрсәтелә, шулай ук фильмда бер рольне башкарган Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова һәм Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе вәкилләре белән иҗади очрашу була.

Татар телендәге фильм русча субтитрлар белән күрсәтеләчәк.

Адресы: «Домкино» кинотеатры, Луначарский урамы, 137. Башлана – 18.30 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100